«Нәни китап сөючеләр өчен балалар энциклопедияләре»: китап дөньясына сәяхәт (6+)

2
1
4
3

19 һәм 20 гыйнвар көннәрендә 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасын тормышка ашыру кысаларында, «Нәни китап сөючеләр өчен балалар энциклопедияләре» дип исемләнгән библиогид үткәрелде. Чара энциклопедияләр белән танышуга һәм аларны куллану күнекмәләрен өйрәнүгә багышланды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга «Китап патшалыгы – зирәк дәүләт» дип аталган күргәзмәдәге «Я познаю мир», «Все обо всем», «Детская энциклопедия РОСМЭН», «Зачем и почему» кебек энциклопедияләрнең төрле серияләрен тәкъдим итте. 
Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән рәсемнәрне карады, сораулар бирде, китапханәчене игътибар белән тыңлады. Очрашу азагында алган белемнәрне ныгыту өчен «Бу китаплар барысын да белә» эзләнү уены уздырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: